Бикмураз мәчетенә яңа ай куелды

12 июль 2020 ел 10:02
Бикмураз мәчетенә яңа ай куелды

11 июль көнне Буа районы Бикмураз авылы мәчетенең иске манарасын яңага алыштыру уңаеннан, ай кую тантанасы булып узды.

Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин,  Буа районы имамнары катнашты. Икенде намазыннан соң тантанага җыелучылар, ай куйган вакытта, тәкбирләр әйтеп торды.

Ахырда Илмир хәзрәт һәм килгән хәзрәтләр авыл халкына вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерделәр. Илдус хәзрәт авыл халкына рәхмәтләр әйтеп, Фоат әфәнде Сөләймановның эшчеләр төркеменә кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Тантана изге догалар кылып тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана