Яңа чишмә районы Акъяр авылында яңа мәчет нигезенә таш куелды

30 август 2020 ел 18:13
Яңа чишмә районы Акъяр авылында яңа мәчет нигезенә таш куелды

Бүген, Мөхәррәм аеның 11нче көнендә (30 нчы августта) Яңа чишмә райны Акъяр авылында яңа төзеләчәк мәчеткә нигез ташы кую чарасы булып узды. Чарага авыл халкы мөселманнары, кайткан кунаклар, Татарстан Диния Назәрәтенең Көньяк төбәк казые, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил Хәзрәт Зөфәров, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов, район имамнары һ.б. катнашты.

Чараны Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов Коръән сүрәләре укып башлады. Алга таба сүзне казый Равил Хәзрәт Зөфәров алды, ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннның сәламнарын тапшырды һәм үзенең эчтәлекле ”Аллаһ йорты – мәчет”дип аталган вәгазен  мөселманнарга җиткерде. Ринат Рифгат улы Фәсахов чараны дәвам итеп бүгенгесе көндә районда 11 мәчетнең эшләп килүе , халыкның башка дин әһелләре белән дус-тату яшәүләренә басым ясады. Авыл советы рәисе Данияр Сәгыйть улы исә “Бүгенге көн авыл тарихында - тарихи көн, күптән көтеп алган мәчеткә нигез ташы куела. Бу  авыл халкы өчен зур шатлык,” - дип мөрәҗәгать итте һәм бу эштә матди ярдәм күрсәткән бар кешегә үзенең рәхмәтен ирештерде. Акъяр имамы Вахит хәзрәт авылның иске мәчет, хәзергесе гыйбәдәт йорты тарихы турында мәгълүмат белән таныштырды, яңа мәчет ачу тантанасын  да күрергә язсын диде.  

Азан әйтелгәч, мөселманнар тәкъбир әйтеп торган арада мәчетенең беренче нигез ташын салу хокукы Көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәровка тапшырылды. Догалар кылынды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана