Югары Осланда имамнар җыелышы узды

21 сентябрь 2020 ел 09:23
Югары Осланда имамнар җыелышы узды

Бу көннәрдә Югары Ослан районының Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб катнашты. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, вирустан саклану һәм дезинфекцияләү өчен кирәкле материаллар, "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка мәгълүматлар тапшырылды. Гали хәзрәт имамнарга быелгысы елда гошер сәдакасы җыю мәсьәләсендә халык белән эшләргә кирәклеген искәртеп узды. 60 яшь тулу хөрмәтеннән Брек авылы имамы Таһир хәзрәт Дәүләтшинга мөхтәсибәт исеменнән бүләк бирелде. Җыелыш Коръән аятьләрен укып, дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана