Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә мәчет яны курслары мөгаллимнәре җыелышы узды

21 сентябрь 2020 ел 10:22
Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә мәчет яны курслары мөгаллимнәре җыелышы узды

19 сентябрь көнне Яңа Чишмә районы имамнары һәм мөгаллимәләре җыелышы булып узды. Җыелыш башында Коръән сүрәләре укылды һәм догалар кылынды. Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов мәхәлләләрдә гошер сәдакасы бирүне оештыру, аны тапшыру мәсьәләләре турында аңлатты. Татар телен бушлай өйрәнергә теләүчеләр өчен Яңа Чишмә һәм Тубылгы Тау мәчетләрендә “Без татарлар!” дип аталган татар теле курслары ачылачагын игълан итте. Пандемия чорында Татарстан мөфтиятенең мәчет яны курсларының эшләү тәртибе боерыгы белән таныштырды. Мөхтәсибәтнең укыту эшләре буенча җаваплы вәкиле Раил хәзрәт Фәизов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән җибәрелгән мәчет яны курсларында куллану өчен китаплар таратты. Җыелыш барышында фикерләр тыңланып, алдагы айлар өчен план кабул ителде. Катнашучылар 2020-2021-нче уку еллары бәрәкәтле, уңышлы булсын иде дигән теләк белән таралыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана