Яңа Чүпрәле мәчетенең 25 еллыгына алма бакчасы булачак

30 сентябрь 2020 ел 15:25
Яңа Чүпрәле мәчетенең 25 еллыгына алма бакчасы булачак

Кичә, сафәр аеның 12-нче көнендә (29 сентябрьдә), Яңа Чүпрәле авылы мәчете янында булачак алма бакчасына нигез салынды. Әлеге чара район мәчетен төзекләндерү эшләрен тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Әлеге изге эшнең башында хезмәт ветераны Камил Бикмөхәммәтов тора.

Камил абый үз акчасына 30-лап алма һәм груша үсентеләре кайтартып, мәчет картлары белән бергәлектә аларны утыртуда киңәшләрен бирде.

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Камил абыйга изге гамәлләре өчен рәхмәтләрен белдереп, Коръән китабы бүләк итте. Үсентеләрне утырту эше дә Коръән уку белән башланды.

– Киләсе елга 2 сентябрьдә Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Мәчетне төзү эшендә башлап йөрүчеләрдән Заһит Айзятов була. Әлеге истәлекле көнгә әзерлек уңаеннан мәчет янәшәсен төзекләндерү буенча киңкырлы эшләр башладык. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск, Камил абыйның тырышлыгы белән башланган алма бакчасы булачак, тирә-яны койма белән тотылып алыначак һ.б. Әлеге эшләрне башкаруда Аллаһы Тәгалә ярдәмче булсын, – диде Данир хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана