Чүпрәле мөхтәсибәтендә өлкәннәр белән очрашу узды

01 октябрь 2020 ел 11:43
Чүпрәле мөхтәсибәтендә өлкәннәр белән очрашу узды

Сәфәр аеның 13-нче көнендә һиҗри исәп буенча 1442 елда Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргат Науметов һәм мөхтәсибәтнең уку – укыту бүлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова авылларга сәфәр кылып районның имам- хатыйблары , имамнары , мөгаллимәләре һәм абыстайлары белән очрашып, хәлләрен белештеләр.
Очрашулар районның 5 мәчетендә үтеп, аларда барлык авылларның да катнашуы күздә тотылган иде. Анда дин әһелләренең сорауларына җаваплар бирелде, үтемле вәгазьләр сөйләнде.
Киңәшмәдә мәчетләрнең кышка әзерлекләре, гошер сәдакасына кагылышлы киңәшләр, октябрь аенда мәчетләрдә башланачак “Ял көне” укуларын оештыру кебек мәсьәләләргә ачыклык кертеп, чыгышлар ясалды.
Данир хәзрәт барлык дин әһелләрен “Өлкәннәр көне “ белән котлады, мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты һәм азык – төлек җыелмасы, шулай ук имам-хатыйпларга , мөгаллимәләргә Корьән (мәгънәви тәрҗемә ) тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана