Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

05 октябрь 2020 ел 16:08
Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

3 октябрь көнне Буа мәдрәсәсендә кичке бүлектә укулар башланды. Чарада мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә мөгаллимнәре, көндезге һәм кичке булек шәкертләре катнашты.

Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте. Беренчеләрдән булып Илмир хәзрәт тәбрикләү сүзләрен шәкертләргә җиткерде, мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Габдеррәуф хәзрәт мәҗлесне мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләре биреп алып барды. Мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары Мөслим хәзрәт үзенең чыгышында шәкертләргә вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде, укучыларга уңышлар теләде.

Чара ахырында, хөрмәт итеп, мәдрәсәгә хезмәт күрсәтүчеләргә бүләкләр бирелде. Мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт быелгы уку елы хәерлесе белән башланып китсен диеп дога кылды.

Шәкертләр уңай тәэсирләр белән сыйныфларына таралды.

Быел Буа мәдрәсәсенә 56 шәкерт кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана