“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге курслары тыңлаучылары Бөтендөнья күрү көнен билгеләп үтте

09 октябрь 2020 ел 17:23
 “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге курслары тыңлаучылары Бөтендөнья күрү көнен билгеләп үтте

8 октябрьдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча тернәкләнү узучылар Бөтендөнья күрү көненә багышланган тулы бер концерт программасы оештырды.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр үзләренең яшерен талантларын ачты: шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, баянда уйнады һәм үзләренең авторлык номерларын башкарды. Укытучылар исә, үз чиратында, үз тормыш юлы һәм "Ярдәм" фондының алар тормышында нинди роль уйнаганы турында сөйләде.

Концерт программасының үзенчәлеге булып тернәкләнү узучыларның "Ярдәм" хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгенә багышланган авторлык гимны торды. Ул 2019 елның февраль аенда язылган.

Сукырлыкны кисәтү буенча халыкара агентлык мәгълүматлары буенча, якынча 253 миллион кешенең күзләре начар күрә, аларның 36 миллионы бөтенләй күрми, ә 217 миллион кеше – уртача яки авыр халәттә. Үзәк җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, күрү сәләтен югалту –төшенкелеккә бирелер өчен сәбәп түгел.

«Тернәкләнү узучы һәрбер күрмәүче кеше тормышта мөстәкыйль, актив һәм кызыксынуы да бар. Сәламәтлек белән бәйле авырлыкларга карамастан, һәркем профессиональ яктан да, социаль яктан да үз урынын таба. Безнең төп максат – күрмәүчеләрнең тормышты үз урынын табуга ирешү", – дип мөрәҗәгать итте күрмәүчеләргә Мәликә Гыйльметдинова.

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты буенча тернәкләндерү курслары РФ Президентының Президент грантлары Фонды тарафыннан гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелгән гранты һәм "Ярдәм" хәйрия фондының үз акчалары хисабына уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана