Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды

03 декабрь 2020 ел 12:22
Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә каникул көннәрендә ир балалар өчен әхлакый-сәламәтләндерү яллары оештырылды. Биредә аларга рухи тәрбия биреп, әдәп-әхлак кагыйдәләренә генә өйрәтеп калмадылар, сәламәтлекләрен дә ныгыттылар. Биш көн буена 18 ир бала гарәп телен дә өйрәнде, изге Коръәнне уку серләренә дә төшенде, татар теле дәресләренә дә йөрде.

Җәмигъ мәчетенең уку-укыту тәрбия эшләре буенча белгече Сәрия Шакирова хәбәр иткәнчә, дәресләр кызыклы уеннар һәм тәрбияви әңгәмәләр белән аралаштырылып алып барылган. Район үзәге буйлап оештырылган экскурсия, Сарман мәчетенә сәяхәт, мәчет янында узган өмә балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырган. Балалар әхлакый-сәламәтләндерү яллары өчен бик рәхмәтле булып калган.

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә каникул көннәрендә ир балалар өчен әхлакый-сәламәтләндерү ялларын оештыруда – балаларга гыйлем һәм тәрбия бирүдә Буа мәдрәсәсе шәкертләре дә бик рәхәтләнеп катнашкан. Алар өчен бу зур тәҗрибә мәктәбе булган. Ахыргы көн балалар өчен аеруча куанычлы булган. Ул көнне уртак эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тырышлыклары, үрнәк тәртипләре, спорттагы җиңүләре өчен аерым бүләкләнүчеләр дә булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана