Чистай авылларында дәгъват эше дәвам итә

25 гыйнвар 2021 ел 11:16
Чистай авылларында дәгъват эше дәвам итә

Рәдиф хәзрәт Фәттахов Исләй авылы халкы белән очрашты. Ул Аллаhы Тәгаләнең мәрхәмәте турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап биргәч, катнашучылар бергәләп әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклау hәм дәвам итү мөһимлеге турында әңгәмә кордылар.

Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин Уракчыда вәгазь кичәсе уздырды. Ястү намазы укыгач, хәзрәт авыл халкына hәр мөселманның тормышында максат булырга тиешлеге турында җентекләп аңлатты. Шуннан соң чәй артында төрле сорауларга җавап бирде.

Аллаhы кабул итсен, Аның ризалыгын өмет итеп кылган эшләр дәвамлы булсын, дин кардәшләребезнең гыйлеме артсын hәм алган гыйлемнәрне тормышта куллануларына этәргеч булсын.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана