Яңа Чүпрәле мәчетенең 25 еллыгына әзерлек бара

29 гыйнвар 2021 ел 15:10
Яңа Чүпрәле мәчетенең 25 еллыгына әзерлек бара

Яңа Чүпрәле авылында мәчет төзекләндерелә

Мәчетле авыл – нурлы авыл, ди халык.

– Биш вакыт азан тавышы яңгыраган Аллаһ йортын төзекләндерү, аның янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзү турында күптәннән сүз алып барыла иде. Район башлыгы Марат Гафаров та әлеге максатларда матди ярдәмен беренчеләрдән булып кертте. Шулай итеп, Аллаһыга тапшырып, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек, – дип сөйли район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов. – Мәчетне төзекләндерү, обелискны булдыру эшендә игелекле кешеләр, авыл халкы, районда туып үскән, хәзергесе вакытта Татарстан районнарында, күрше төбәкләрдә хезмәт куючы якташларыбыз да актив катнаша.

Яңачүпрәлеләрнең исем-фамилияләрен барлап, мәгълүматлар туплауда Резидә ханым Низамованың хезмәте бәяләп бетергесез булган.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мәчетнең яңаруы зур вакыйга булуын да әйтте. Иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләрдән ул “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илмир Мәхмүтов (бу урында аның әтисенең игелекле гамәлен дәвам итү белән беррәттән, мәчетнең җылылык өчен түләүләрен дә үз өстенә алганлыгын билгеләп үтәргә кирәк), шулай ук, эшмәкәрләр: Ринат Бикмөхәммәдов, Владимир Марков, полиция бүлегендә хезмәт куючы Дамир Даутов, якташларыбыз Ринат Аббазов, Илдус Фәсхетдинов, Альберт Шиһабетдинов исемнәрен атады. Райондагы төзелеш кирәк-яракларын сатучы кибетләрнең дә материалларны вакытында кайтарып җиткерүләрен билгеләп үтте.

– Әлбәттә, мәхәллә халкының да ярдәме зур. Ихластан, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип төзүчеләр: Ильяс Хәнҗәров, Фәнис Миначетдинов, Рөстәм Сөләйманов, Данир Җамалтдинов төзү эшләрен башкаралар. Мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен, хәләл көчен кертүчеләрдән Аллаһы Раббыбыз разый булсын, – ди мөхтәсиб.  

Гөлия Фәизова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана