Мөслимдә Бөтендөнья мөселманча киенү көненә багышланган "Бәхетле хатын-кыз" кичәсе узды

08 февраль 2021 ел 09:15
Мөслимдә Бөтендөнья мөселманча киенү көненә багышланган "Бәхетле хатын-кыз" кичәсе узды

3 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим районы җитәкчелеге ярдәме белән Бөтендөнья мөселманча киенү көненә багышланган "Бәхетле хатын-кыз" дип аталган кичә уздырылды. Мөслим районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган бу чара килгән кунакларда бик матур хисләр уятты. Резеда ханым Шәммасова тирән, үтемле итеп ике дөньяда уңышка ирешү турында сөйләде. Кунагыбыз Гөлнара ханым Галимуллина үз үрнәгендә Аллаһның кушканнарын үтәп яшәп, бизнес алып бару  мөмкинлеген күрсәтте.

"Бәхетле хатын-кыз" дип аталган кичә уңаеннан кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана