Буа мөхтәсибәтендә җимлек ясау буенча бәйге үтте

08 февраль 2021 ел 14:40
Буа мөхтәсибәтендә җимлек ясау буенча бәйге үтте

Гыйнвар аенда Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Җимлекләр ясау конкурсы игълан иткән иде.

7-нче февраль көнне Буа мәдрәсәсендә район мөхтәсибәте тарафыннан игълан ителгән җимлекләр ясау конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә 27 эш катнашты.

Җиңүчеләрнең исемнәрен атаганчы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов сәламләде. Ул бу чарага уллары белән әти буларак килгән иде. Аннан район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов бу конкурсның мөһимлеген аңлатып китте.

Чыгышлардан соң җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Алар түбәндәгеләр.

Беренче урын – 5-нче гимназия укучысы Сөнгатов Салават.

Икенче урын - 2-нче лицей укучысы Хәсәнова Илнара.

Өченче урын – Килдураз авылыннан Гомәрова Әдилә. 

Барысына да мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана