Эшмәкәрләр һәм халык Яңа Чишмә районы дини корылмаларына зур ярдәм күрсәтә

11 февраль 2021 ел 14:29
Эшмәкәрләр һәм халык Яңа Чишмә районы дини корылмаларына зур ярдәм күрсәтә

10-нчы февраль көнне Тубылгытау мәдәният йортында мәчет имамнары, авыл җирлеге башлыклары һәм район мөхтәсибәте катнашында эшмәкәрләр очрашуы булды. Җыелышны Яңа Чишмә имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов ачып җибәрде. Яңа Чишмә имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов Коръән сүрәләре укыды, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән берлектә районыбыз өчен, илебез өчен иминлек, бәрәкәт теләп дога кылынды. “Безнең очрашуның төп максаты – барлык эшмәкәрләргә, район җитәкчелегенә һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләре җиткерү”, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов.

Соңгы елларда районның мәдәни корылмаларын төзү, ремонтлау һәм төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды, төрле чаралар үткәрелә – бу хакта төшерелгән документаль фильм да күрсәтелде. Берничә мәчет ремонтланды, Яңа Чишмә мәчете каршында мәдрәсә һәм Акъярдагы яңа мәчет төзелә, Бакташтагы яңа мәчетнең нигезе салынды – болар барысы да меценат-эшмәкәрләрнең иганәчелек һәм халык ярдәме белән эшләнә.

Безнең республиканың башка районнарында да шундый ярдәм күрсәтелә, бу хакта Казаннан килгән кунак – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов сөйләде. Иганәчеләр ярдәме белән зиратлар төзекләндерелә, мәчетләр, мәдрәсә төзелә, төрле чаралар үткәрелә. Киләчәктә Яңа Чишмә җирлегендәге изге урыннарны барлау, аларны музей җитәкчеләре белән берлектә өйрәнергә дигән максатны куйды. Ул шулай ук Яңа Чишмә районының изге урыннарын музей җитәкчеләре белән берлектә өйрәнеп, туристлык маршрутын салу мәсьәләсен дә күз уңында тотарга кушты. “Ышанам ки, бу кызыклы маршрут булачак, сезнең карарыгыз бар”, – дип нәтиҗә ясады ул.

Хакимияттә дин мәсьәләләрен алып баручы район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин район җитәкчелеге исеменнән эшмәкәрләргә-спонсорларга дини корылмаларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм районда конфессияләр арасында каршылыклар булмавын, тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен билгеләп үтте. Мөмкин булган саен, православие храмнары һәм мөселман мәчетләре район хакимиятеннән дә ярдәм алалар.

Эшмәкәрләр исеменнән «Агро-Основа» ҖЧҖ генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов һәм эшмәкәр Людмила Арбузова чыгыш ясадылар.  «Мондый ярдәм чын күңелдән күрсәтелә, иң мөһиме – безнең зиратлар, чишмәләр, храмнар төзекләнә, чистара һәм матурлана», – дип билгеләп үттеләр алар.

Очрашу ахырында Илгиз хәзрәт Әшрәпов тагын бер кат бу изге эштә ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә уңышлар теләп дога кылды һәм кунакларны мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенә чәй табынына чакырды. Якшәмбе мәктәбе бинасы да эшмәкәрләр ярдәме белән төзелде. Мөселманнар мәчеткә кереп өйлә намазыннан соң таралыштылар.

Бу чара бик мәртәбәле һәм файдалы булыр дигән теләктә калабыз. Яңа Чишмә мөхтәсибәте исеменнән барлык мөхтәсибәт чараларында булышкан кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын, эшләгән изгелекләре һәм бирелгән сәдакалары кабул булсын! Үзләренең гаиләләренә, балаларына, оныкларына бәрәкәтле тормышлар, изгелекләре дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана