Чүпрәле имамнары җыелышы узды

11 февраль 2021 ел 16:10
Чүпрәле имамнары җыелышы узды

Утырыш барышында  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда катнашу өчен делегатларның саны билгеләнде. Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов әйтүенчә, корылтайда катнашучылар “һәр мәхәлләдән – бер делегат” принцибыннан чыгып төзелгән квота нигезендә билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае булып үткәннән соң, республика мөхтәсибәтләрендә дә имам-мөхтәсиб һәм авыллардагы мәхәлләләрдә имам-хатыйплар сайлаулары узачак.

Мөхтәсиб имам-хатыйпларга мәхәлләләрдәге эшчәнлекне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган Нигезләмә нигезендә алып барырга кушты, шулай ук, ярдәмче әсбап буларак “Шура”журналын кулланырга кирәклеген ассызыклады.

Утырыш барышында 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук, халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан район авыл мәчетләрендә “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән акциягә старт бирелде. Акция әлеге нәсихәт язуын мәчетләргә урнаштырып, туган телләрне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне алып баруны күздә тота.

Махсус бастырылган плакатлар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов теләктәшлеге белән булдырылган. Алар республиканың барлык мәчетләрендә дә урын алачак.

Чарада район мөхтәсибәтенең дәгъват булеге җитәкчесе Марат Шәйдуллов имам-хатыйпларны «Бер көндә намазга өйрән» белем бирү проектына кушылырга өндәде. Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырылуын билгеләп үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана