Норлат имамнары корылтайда катнашачак делегатларны билгеләде

11 февраль 2021 ел 17:39
Норлат имамнары корылтайда катнашачак делегатларны билгеләде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 29-нчы көнендә (11-нче февральдә), Норлатта район имамнары җыелышы узды. Утырыш Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Әлеге чарада Норлат муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Линар Маняпов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Габбас хәзрәт Кадиров, Норлат районының барлык имамнары катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә буларак Татарстан Республикасы мөселманнарының VIII Корылтаенда катнашу өчен делегатлар сайланды. Корылтайда катнашучылар “һәр мәхәлләдән – бер делегат” принцибыннан чыгып төзелгән квота нигезендә билгеләнде.

Габбас хәзрәт Кадиров дәгъват алып баруның мөһимлеге турында сөйләде. Ислам диненә чакыручы вәгазьченең образына һәм тәртибенә игътибар юнәлтте. Дәгъват бүлеге имамнарның белемнәрен күтәрү юнәлешендә курсларны тәкъдим итте.

Мөхтәсиб имам-хатыйбларга мәхәлләләрдәге эшчәнлекне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган Нигезләмә нигезендә алып барырга кушты, шулай ук ярдәмче әсбап буларак “Шура” журналын кулланырга кирәклеген ассызыклады.

Утырыш барышында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук, халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан, район авыл мәчетләрендә “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән акциягә старт бирелде. Акция әлеге нәсихәт язуын мәчетләргә  урнаштырып, туган телләрне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне алып баруны күздә тота.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана