Чистай мөхтәсибәтендә шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген дәвам итә

15 февраль 2021 ел 11:31
Чистай мөхтәсибәтендә шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген дәвам итә

Чистай районы мөхтәсибәтендә ел башында шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген җәелдереп җибәргән иде. Хәзрәтләр быел ай саен 4 авыл халкы белән очрашырга ниятли. Февраль аенда 2 авылда очрашу узды.

Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин Мөслим авылы халкы белән әңгәмә уздырды, үтәү өчен авыр булган дүрт изге гамәл турында вәгазь сөйләде.

Тимур хәзрәт Матвеев Татар Баганалысы авылында, кешеләргә бу фани дөньябызның вакытлыча гына булуын искә төшереп, мәңгелек йортыбыз турында сөйләде. Кылган гамәлләренә күрә, кешене анда нәрсә көткәнен бәян итте. Кыскача җәннәт, җәһәннәм, барзахта ниләр булуы турында мәгълүмат бирде.

Мондый чыгышлар, вәгазьләр авыл халкы күңеленә хуш килә, аларда рухи азыкка ихтыяҗ бик көчле.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана