Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Татар кызы, татар малае – 2021" конкурсы үткәрелде

24 февраль 2021 ел 18:41
Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Татар кызы, татар малае – 2021" конкурсы үткәрелде

20 февраль көнне Югары Ослан районының "Каен" балалар бакчасында "Татар кызы, татар малае – 2021" дип исемләнгән конкурс булды. Әлеге чараларны үткәрүдә район мәгариф бүлеге һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, Югары Ослан районы мөхтәсибәте катнашты. Конкурс балаларда дини-әхлакый сыйфатлар, илебезгә мәхәббәт, татар халкындагы гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чаралар алты номинациядә үткәрелде: “Татар малае – 2021", “Татар кызы – 2021”, “Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай (кыз)”, “Иң тырыш малай (кыз)”, “Иң талантлы малай (кыз)”, “Иң матур сәхнә образы өчен”. Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге дипломнары һәм мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Телебезне, йолаларыбызны саклап калу буенча районыбызда тагын бер зур адым ясалды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана