Буа мөхтәсибәте кубогына ярыш узды

01 март 2021 ел 10:52
Буа мөхтәсибәте кубогына ярыш узды

23 февраль көнне Буа районының “Импульс” спорт сараенда Буа мөхтәсибәте кубогына волейбол ярышы булып узды. Аны мөхтәсибәтнең спорт өлкәсендәге ярдәмчесе Марсел әфәнде Салаватуллин оештырды. Ярышта сигез команда катнашты. Алар арасында - хакимият командасы, шикәр заводы, электр челтәрләре, Адав-Толымбай, "Юность" һәм Буа мөхтәсибәтеннән ике команда катнашты.

Беренчеләрдән булып Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов килгән командаларга үзенең хәер-фатихасын, рәхмәтен җиткерде.

Уенчылар икешәр команда булып тупланды һәм уенны башлап җибәрде. Уен барышында уенчылар тәмле сый-хөрмәт, чәй, кофе белән сыйланып торды. Өйлә намазыннан соң нәтиҗәләр ясалды. Нәтиҗәләр шундый:

1-нче урынны – Адав-Толымбай командасы;

2-нче урынны – Буа электр челтәре командасы;

3-нче урынны – Буа мөхтәсибәте командасы яулады.

Ахырдан мөхтәсибәт исеменнән кубок һәм мактау кәгазьләре таратылды.

Буа мөхтәсибәте ошбу чараны үткәрергә ярдәм кулын сузганнары өчен төп иганәчеләргә: “Батыр” спорт мәктәбе мөдире Гобәйдуллин Альберт Завид улына, Сабирҗанов Илфат Искәндәр улына; шәхси эшмәкәрләр: кибет мөдире Камалов Илнар Иршат улына, “Добрый” кибет мөдире Хәйруллин Рамилгә, “Корзинка” мөдире Фәхретдинов Фәнил Гарәфетдин улына олы ихтирам һәм рәхмәтен җиткерә.

Катнашучылар Буа мөхтәсибәтенә, оештыручыларга: “Безгә иң мөһиме булган аралашуны бүләк иткәнегез өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана