Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды

01 март 2021 ел 11:36
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында “Интер” автоүзәге кубогына традицион мини-футбол ярышлары Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр узды. Чарада республиканың көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин, “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе М.М. Заһиров, Бөгелмәнең Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Н. Шәфигуллин, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Баулы районнары имам-мөхтәсибләре һәм ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре имамнары катнашты.

Турнир Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланып китте:

– Спорт ярышлары анда катнашучылар өчен дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бик яхшы мөмкинлеге булып тора.

Турнирда катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телим, – диде ул үз чыгышында.

Турнир башланыр алдыннан Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Габдураззак хәзрәт Гыймранов изге Коръән аятьләре укыды.

Марат хәзрәт Мәрданшин мөфти исеменнән барлык катнашучыларны сәламләде.

Ярышларда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Карабаш, Урыссу командалары катнашты. Уен күрсәткечләреннән чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1нче урында – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;
2нче урында – Баулы мөхтәсибәте командасы;
3нче урында –Лениногорск мөхтәсибәте командасы.

Шәхси күрсәткечләр буенча Тимур Ахмедов  (Баулы) – иң яхшы капкачы; Гани Мамиров (Лениногорск) – иң яхшы һөҗүмче;  Ильмир Гараев (Бөгелмә) иң яхшы сакчы дип табылдылар.

Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлек өчен бүләкләргә лаек булдылар.

Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Мәгъсүм Заһиров белән “Юность” спорт мәктәбе  директоры Рөстәм Шәфигуллинга Бөгелмә мөхтәсибәте исеменнән Рамил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын бүләк итте.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда кубокларда һәм дипломнарда символикалар да, язмалар да фәкать татар телендә язылган иде. Номинантлар милли баш киеме – түбәтәйләргә һәм шулай ук туган телдә язылган кубокларга ия булдылар.

Күмәк спорт чарасы дога кылу һәм бәйрәмчә әзерләнгән төшке аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана