Мөслим мөхтәсибәтендә вәгазь кичәләре узды

03 март 2021 ел 15:11
Мөслим мөхтәсибәтендә вәгазь кичәләре узды

        24 февральдә Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мөслим районында эшлекле сәфәр кылып, район имамнары, укытучылар һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Әдәп-әхлак укытучыларының “түгәрәк өстәл” утырышында фикер алышуда катнашты. Кичен Мөслим халкы Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Вәгазь кичәсе"нә җыелды. Анда килгән һәр кеше, үзенә бер нәтиҗә ясап, тормышында кулланырлык файдалы мәгълүмат алып кайтып китте.

     Ә 28 февраль көнне Мөслим районы "Җәмигъ" мәчетендә хатын-кызлар арасында "Әйтер сүзем бар сезгә" дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үтте. Дүрт ел рәттән үткәрелә торган бу күркәм чарага 60 лап кеше килгән иде. Чыгыш ясаучыларның вәгазьләре кыска, эчтәлеге бай һәм йөрәккә үтеп керерлек булды. Вәгазь бәйгесендә катнашучылар арасында күрше районнардан, Удмуртия Республикасыннан да мөслимәләр бар иде. Һәр хатын-кыз, үзенә файдалы мәгълүмат, җан азыгы алып, иманын баетып кайтып китте.

Җинүчеләр:

14-19 яшьлек кызлар арасында
I урын  – Низамова Ләйлә
II урын  –  Әшрәпова Алсу
III урын  – Әшрәпова Алия

20-45 яшьлек хатын-кызлар арасында
I урын  – Бакирова Сәидә
II урын  – Файзырова Фәридә
III урын  – Әюпова Марина

45 яшьтән өлкәнрәк ханымнар арасында
I урын  – Шәмдинова Рәүфә
II урын  – Шәйхелисламова Зөһрә
III урын  – Шакирова Сәрия
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана