4 мартта Буа районы Күл Черкен авылы мәдәният сараенда Буа “Туган якны өйрәнү” музей мөдире житәкчелегендә Күл-Черкен мәдәният хезмәткәрләре Бакый Урманчының тууына 124 елга багышланган кичә уздырдылар.
Шушы кичәдә Буа мәдрәсәсе шәкертләре тарихта беренче тапкыр Бакый урманчы һәм Габдулла Тукай белән бергә очрашкан мизгелне сәхнәләштерделәр. Шәкертләр бу күренешкә бик нык итеп әзерләнгәннәр. Шәкертләрне әзерләгән Буа мәдрәсәсе уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары Радия Хасановага, Буа музей мөдире Люция Мәүлетҗановнага Буа мәдрәсәсе коллективы тарафынна олы рәхмәтебезне белдерәбез.