Буада мөнәҗәтләр кичәсе узды

12 март 2021 ел 14:15
Буада мөнәҗәтләр кичәсе узды

5 март көнне Буаның “Әбү Хәнифә” мәчетендә халык күңелендә тирән эз калдыручы чара уздырылды. Ул халкыбыз авыз иҗатында мөһим урын алган дини җырлар - мөнәҗәтләргә багышланган иде. Әлеге мөнәҗәтләр кичәсе татар телен саклау, ислам диненең гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыру нияте белән уздырылды.

Чара Әлфия абыстайның Коръән укуы белән башланып китте. “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллинның вәгазе белән дәвам итте.

Буа мөслимәләре җитәкчесе Гөлира ханым мөнәҗәтләрнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мөнәҗәтләргә рухи тәрбияви кыйммәтләр, тирән моң, зур мәгънә салынганын искәртеп үтте. Ошбу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, күңелләребезне тәэсирләндерә, халкыбызның бай мирасын аның үткәннәре белән бәйли.

Кичәне Вәлиуллина Миңнеруза үзенең мөнәҗәтләре белән дәвам итте. Сөләйманова Гөлсинә ханым үзе язган шигырьләрен мөслимәләр игътибарына тәкъдим итте.

Толымбай авылыннан килгән Мөлекова Гөлсинә ханым бүгенге мөнәҗәтләр кичәсендә үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән таныштырып узды.

Сүзне Түбән Наратбаш авылыннан килгән Хәйруллина Әлфия алды. Ул үзенең моңлы мөнәҗәтләре белән безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Барыбызга да көч, дәрт биреп торучы 82 яшьлек Габетдинова Наҗия апа безне һәрвакыт эшкә дәртләндереп тора. Бүген дә ул үзенең мәгънәле мөнәҗәтләре белән безне шатландырды.

Мөнәҗәт әйтүчеләрне табын артында бүләкләү булды. Соңыннан барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт әйтеп, Назимә ханым чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана