Сабада абыстайлар җыелышы узды

22 март 2021 ел 16:48
Сабада абыстайлар җыелышы узды

Бүген, шәгъбан аеның 9-нчы көнендә (22-нче мартта), Саба мөхтәсибәтендә абыстайлар җыелышы үткәрелде. Очрашуда катнашкан дин әһелләре, мөслимә хатын-кызлар үз эшләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап ачык дәресләр, кичәләр, очрашулар үткәрү хакында фикер алышты. Саба Үзәк мәчетендә узган әлеге чарада районның барлык абыстайлары – барлыгы 60 хатын-кыз катнашты. Очрашуда төп сүз мәчет каршындагы курсларда дини һәм милли тәрбия бирүнең әһәмияте, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар теленең сафлыгы (ягъни чит тел сүзләрен кушып сөйләшмәү), сөйләм культурасы (әдәп) кагыйдәләрен җиткерү һ.б. мәсьәләләре хакында барды. Катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән сәламләргә килгән ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү хакында “Нигезең нык булсын” дигән темага вәгазь укыды. Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Туган тел елы уңаеннан үткәрелүче чараларга тукталып үтте. Катнашучылар Саба Үзәк мәчетенең 185 еллыгы юбилеен үткәрүне хупладылар һәм әлеге чарага әзерләнү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәчет татар архитектурасының күркәм үрнәге булу өстенә, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү үзәге дә булып хезмәт итә – биредә мәчет ачылган көненнән барлык дини дәресләр, вәгазьләр, җыелышлар бары татар телендә уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана