Яңа Чишмә районында мөселманнар өчен спорт чаралары оештырылды

05 апрель 2021 ел 11:16
Яңа Чишмә районында мөселманнар өчен спорт чаралары оештырылды

Шәгъбан аеның 22-нче көнендә (4-нче апрельдә), Яңа Чишмә  авылының “Олимп” спорткомплексында мөселманнар арасында районкүләм волейбол ярышы һәм балалар арасында теннис ярышы булып узды. Әлеге чараны Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте оештырды. Ярышны имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Әшрапов ачып җибәрде. Теннис буенча малайлар һәм кызлар катнашты. Барлык катнашучы балалар бүләкләр һәм дипломнар алды. Валейбол буенча ир-атлар көч сынашты. Түбәндәге командалар призлы урыннар алды: 1 – Чертушкино, 2 – Зирекле, 3 – Утяшкино.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана