Буа мәдрәсәсендә - ирекле көрәш ярышлары

19 апрель 2021 ел 12:57
Буа мәдрәсәсендә - ирекле көрәш ярышлары

Буа мөхтәсибәте базасында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Буа мәдрәсәсе шәкертләре арасында ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Ярышлар Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов башлангычы белән уздырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Шәкертләр район башлыгына көрәш залы булдырганы өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Бу аларның күптәнге хыялы иде, хәзер алар ярышларны үзара да, башка шәкертләр белән дә үткәрә алалар, дип билгеләп үттеләр.

Искә төшереп үтик, Буа мәдрәсәсендә күптән түгел генә район башлыгы ярдәме белән мәдрәсә шәкертләре һәм өстәмә белем бирү укучылары өчен көрәш залы булдырылды.

Шулай ук Буа мөхтәсибәте базасында ифтар мәҗлесе узды, аны район башлыгы оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана