Чүпрәледә изге Рамазан аенда күркәм ифтар мәҗлесләре үткәрү дәвам итә

26 апрель 2021 ел 10:04
Чүпрәледә изге Рамазан аенда күркәм ифтар мәҗлесләре үткәрү дәвам итә

Шушы көннәрдә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче, эшмәкәр Гөлшат һәм Надир Мөшәрәповлар авыл халкын чакырып, мул табыннар әзерләп, Ходай Тәгалә ризалыгы өчен ифтар ашы оештырган булса, якшәмбе көнне Иске һәм Яңа Чүпрәле авылы  халкы янә аларның кафесына мәҗлескә җыелды.

Бу юлысы ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды теләктәшлеге белән үтте. Әйтеп кирәк,  «Зәкят» хәйрия фонды инде өченче ел рәттән Татарстан районнарында һәр көнне ифтарлар уздыра.

Авыз ачтыру мәҗлесендә район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илмир Измайлов, имамнар, мөслимәләр катнашты.

Мәҗлес авыз ачу бәйрәме генә түгел, ике авыл мәхәлләсе кешеләренең ямьле, җылы очрашуы булды.  

Ифтар алдыннан Коръән сурәләре укылды, хәдисләр сөйләнде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бергәләшеп намаз укыды. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр дә бар.

- Хөрмәтле авылдашлар! Изге, күркәм ай Ураза ае матур гына дәвам итә. Көн саен ифтар мәҗлесләре үтә. Әлеге эштә яшьләребез дә читтә калмый.  Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтарлары кабул булсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк,-диде Данир хәзрәт Шәрәфетдинов. Һәм әлеге эштә тырышлык куйган  “Зәкят” фондына, мөхтәсибәткә, бар күңелләрен биреп эшләгән эшмәкәрләр Гөлшат һәм Надир Мөшәрәповлар гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдерде.

Мәҗлес дәвамында сөйләгән вәгазьләрдән динебезнең бары тик аклыкка, сафлыкка, гаилә иминлегенә, башкаларны да төшенеп яшәргә кирәклегенә эндәүче дин икәнлеген аңларга мөмкин иде. Өстәл  артында утыручылар исә берсе артыннан берсе, илгә-көнгә иминлек сорап, бөйрәмне оештыручыларга да рәхмәтләр әйттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана