Чистайда "Яңгыр теләү" йоласы узды

28 июнь 2021 ел 12:52
Чистайда "Яңгыр теләү" йоласы узды

25 июнь көнне шәһәребездә татар халкының борынгы гореф-гадәте булган "Яңгыр теләү" йоласы узды.

Йола Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, шәhәребезнең мөhтәсибәте тарафыннан "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы белән берлектә оештырылды. 
Бу чараны оештыруда  мөhтәсиб Мөхәммәт хәзрәт бик зур ярдәм кертте, бар яктан да ярдәм итеп, зур тырышлык күрсәткән Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит әфәнде, дини йоланы уздыруга зур өлешен керткән мөхтәрәм Әбүбәкер хәзрәт  hәм башка хәзрәтләр дә катнашты.

Йолада катнашучылар ачык hавада истиска (яңгыр сорау намазы) укыдылар, Раббыбызга догалар кылдылар, су сибешеп уйнап алдылар hәм тәм-томнар белән тәмле чәйләр эчтеләр. 

Аллаһ Тәгалә хәерле яңгырлар, бәрәкәтле уңышлар бирсен иде. Догаларыбыз кабул булсын иде. Әмин!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана