Чистайдагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы утырышы узды

10 август 2021 ел 13:56
Чистайдагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы утырышы узды

Чистайдагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы чираттагы утырышын уздырды. Әлеге чарада Чистайның 80 гә якын хатын-кызы катнашты. Төрле яшьтәге, төрле hөнәр ияләре булган күркәм ханымнар "Әниләр" мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган корбан мәҗлесенә җыелды.

Очрашуда мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов hәм Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы рәисе Фәрит әфәнде Галимов белән бергә хәзерге заман проблемалары, балалар тәрбияләүдә булган кимчелекләр, игътибар үзәгендә торган төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Киләчәктә гореф-гадәтләребезне торгызуга, татар телен саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен күтәрүгә кагылышлы планнар билгеләнде.

Чистайда "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының  җирле оешмасы hәм мөхтәсибәт белән берлектә төрле социаль проблемаларны хәл итүдә булышу, милли гореф-гадәтләрне, телне, татар гаиләсен саклап калу, татар хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылды. 

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана