Кырлангы авылында зур чара

31 август 2021 ел 18:06
Кырлангы авылында зур чара

28 август көнне Зур Кырлангы авылында Сәлимҗанов Сәләхетдин хәзрәтнең вафатына 100 ел тулу вакыйгасына багышлап, фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Чарада Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Ревкомиссия җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Чувашия мөфтиятеннән Мансур хәзрәт Хайбуллов, Шыгырдан авылы вәкилләре катнашты. Беренче эш итеп, кунаклар Буа шәһәре зиратына бардылар. Аннан Зур Кырлангы авылында күмелгән Сәләхетдин хәзрәтнең каберенә барып, рухы өчен догалар кылдылар. Фәнни-гамәли конференция өйлә намазыннан соң башланып китте. Беренчеләрдән булып Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт авыл имамы Миргасим хәзрәткә тырышлыгы өчен рәхмәт хаты тапшырды. Мансур хәзрәт Сәлимҗанов Сәләхетдин хәзрәтнең тормыш юлы белән таныштырды. Сәләхетдин хәзрәтнең оныгы - Ринат бабасының төгәл шәҗәрәсе белән тыныштырып үтте. Шулай ук килгән кунаклар да үзләренең Сәләхетдин хәзрәт турында мәгълүмәтләре белән уртаклаштылар. Мансур хәзрәт мәҗлес ахырында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновка, авыл имамы Миргасим хәзрәткә Чувашия мөфтияте исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана