Чистайда V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды

14 февраль 2022 ел 11:00
Чистайда V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды

11 февраль көнне Чистайда Бөтендөнья татар конгрессы hәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы тарафыннан V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Бу бәйге Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүгә 1100 еллыкка багышлап, халкыбыз тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү, укучыларда милләткә hәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, алдынгы hәм актив укучыларны барлап, аларның эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан уздырылды.

Кызлар эссе язды, төрле өлкәләрдә булган казанышларын туплаган портфолио әзерләп, нәсел шәҗәрәләрен төзеп килде. Матур милли киемнәрдән чиста татар телендә тамашачыларны hәм жюри әгъзаларын сәламләп, кызлар шигырьләр сөйләде, биюләр биеде, жюри әгъзалары тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде.️ Шулай ук эстетик зәвык белән эшләнгән сәнгать җимешләрен, мастер-класслар күрсәтте, нәселләре турында мәгълүмат туплап, шәҗәрә белән таныштырып үтте.

Нәтиҗәдә Гран-прига Шәйхетдинова Алинә лаек булды, Габитова Рания I урынны яулады. Бу бәйге бик күркәм үтте, барчасына да рухи көч өстәде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана