Чүпрәле “Җәмигъ” мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте

17 февраль 2022 ел 18:06
Чүпрәле “Җәмигъ” мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте

Бүген, Раҗәб аеның 16нче көнендә (17нче февральдә) Чүпрәледә “Җәмигъ” мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте. Җыелышта үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, агымдагысына планнар төзелде.

Чарада район Башкарма комиеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәләлов, район имам-хатыйблары катнашты.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов 2021 елда мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Ел дәвамында Татарстан мөселманнары Диния назәрәте, “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән төрле чараларда, акцияләрдә: әйтик, макулатура, гошер җыю, мохтаҗларга ярдәм итү һ.б, һ.б. активлык күрсәткәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов имам-хатыйбларга әхлак һәм әдәп ягыннан халкыбызга үрнәк булып, дин юлында, яшьләрне рухи тәрбияләү хезмәтендә исәнлек теләде. Хәзрәт үз нәсыйхәтләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алга таба уңышлар теләде.

Аннан ул имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган төп документ – шәһадәтнамәләр тапшырды. Шулай ук, имамнар арасында күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр: Кече Чынлыдан Марат хәзрәт Шәйдуллов (50 яшь), Иске Шәйморзадан Харис хәзрәт Вәлитов (65 яшь) аерым бүләкләргә дә лаек булдылар.

Айрат Җәләлов имамнарның эшчәнлегенә уңай һәм югары бәя биреп, хакимият белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып барганнары өчен мөхтәсибәткә зур рәхмәтләр җиткерде һәм мөхтәсибәт вазифасын алдагы дүрт елда башкару хокукы бирүче документны – шәһадәтнамәне Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка шәхсән тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана