Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

10 март 2022 ел 18:40
Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Аны быел икенче тапкыр район мөхтәсибәте Идел буе Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырды. Бәйгегә үз осталыкларын күрсәтергә 60лап ир һәм кыз бала килде.

Катнашучыларга, сүрәләрне яттан белүдән тыш, авазларны дөрес итеп әйтү, хәреф тану,  китаптан укый белү кебек таләпләр дә куелды. Аларның дини белем дәрәҗәсе дүрт категориягә бүлеп бәяләнде: 6 яшькәчә, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында.

Иң яшь катнашучылар - абыйлы-сеңелле Сөләйман һәм Сәидә Шәйхетдиновлар Коръәнне моңлы итеп укуы белән жюрины таң калдырды.

Үз яшьтәшләре арасында ир балалардан Сөләйман Шәйхетдинов (Чирмешән), Ильяс Мөхәммәтшин (Югары Чагадай), Рәмиз Вәлиев (Кара Чишмә) һәм Әхлидин Нусратулаи (Кара Чишмә) беренче урын алды. Кыз балалар арасында Мәрьям Мөхәммәтшина (Югары Чагадай), Айзилә Җиһаншина (Югары Кәминкә), Камилә Миншина (Чирмешән), Сәминә Таһаветдинова (Чирмешән), Алисә Шәйдуллина (Чирмешән) җиңүче булдылар. Бәйгедә җиңүчеләргә мөхтәсибәт грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

- Тырышыгыз, өйрәнегез, барыгыз да тагын да яхшырак укый ала, теләк кенә кирәк, - диде балаларны бүләкләгәндә Чирмешән үзәк мәчете имамы Шәүкәт Хәйруллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана