Чистай мөхтәсибәте Рамазанга әзерләнү чаралар циклын башлады

14 март 2022 ел 10:54
Чистай мөхтәсибәте Рамазанга әзерләнү чаралар циклын башлады

Шәгъбән аеның 9нчы көнендә (12нче мартта), Чистай мөхтәсибәте Ислам үзәгендә шәһәр мөслимәләре өчен изге Рамазан аена әзерләнү уңаеннан вәгазь кичәсе һәм “Минем Рамазан” уенын оештырды. Чарада 20гә якын хатын-кыз катнашты һәм алар изге айны каршылап остазлардан дәрес алды, кызыксындырган сорауларына җавап тапты. Чистай мөхтәсибәтендә дин дәресләрен укытучы, мөгаллимә Айсылу Шәрифуллина ураза тотуның рухи аспектлары, аның җанны пакьләүче гыйбадәт булуы хакында эчтәлекле вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде. Аннары Чистай мөселман хатын-кызлары берлеге активисты Регина Биктаһирова “Минем Рамазан” уенын үткәрде, хатын-кызлар уразага кагылышлы күпләгән сорауларны чиште. Очрашуда гүзәл затлар дөрес туклану һәм меню төзү буенча да фикерләште. Очрашуга килгән хатын-кыз Рамазан аеның һәр көне өчен план әзерләде, максатлар һәм бурычлар билгеләде. Рамазанга әзерләнү уңаеннан чираттагы очрашу хатын-кызлар өчен 19нчы һәм 26нчы март көннәрендә узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана