Балалар өчен ифтар

29 апрель 2022 ел 20:43
Балалар өчен ифтар

28 апрель көнне Буа шәһәре “Әбү Хәнифә” мәчетендә балалар өчен ифтар мәҗлесе булып узды.

Ифтарга мәхәллә балалары, мәчеттә укып йөрүче шәкертләрнең оныклары килгән иде. Барлыгы 70кә якын бала катнашты. Ахшам намазына хәтле “Госман” мәчете имамы Илсур  хәзрәт Нуруллин шәкертләргә сораулар биреп ислам динен ни дәрәҗәдә белүләре белән танышты, хәзрәт балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Ахшам намазына азан әйткәннән соң балалар  намаз укып әзерләнгән мул табынга рәхим иттеләр. Балалар бу чарадан үзләре өчен күп үңай кичерешләр алдылар. Соңыннан, Хәсәнҗәновлар гаиләсе әзерләнгән пакет бүләкләр белән сабыйлар шатланып өйләренә таралдылар. Бу ифтар мәҗлесенә өлеш керткән игәнәчеләргә Раббыбызның рәхмәтләре ирешсен. Күркәм ифтар әзерләгән, булышып йөргән ханымнарга Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтләрен җиткерә. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана