Буа мәдрәсәсендә – чыгарылыш

24 май 2022 ел 13:37
Буа мәдрәсәсендә – чыгарылыш

22нче май көнне Буа мәдрәсәсендә чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды.

 Әлеге тантанада хөрмәтле кунаклар – Чүпрәле имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Апас имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.

2021-22нче уку елында мәдрәсәне көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 50 шәкерт тәмамлады. Барысы да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, диплом алу дәрәжәсенә ирештеләр. Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсә житәкчеләре, мөгаллимнәр катнашты.  

Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында шәкертләргә уңышлар теләде, мәдрәсә коллективына үзенең җылы сүзләрен җиткерде.

Укытучылар чыгарылыш шәкертләренә үзләренең тәбрикләү сүзләрен, теләкләрен житкерделәр. Чыгарылыш шәкертләре үз чиратында мәдрәсә житәкчеләренә, мөгаллимнәргә зур рәхмәтләрен әйтеп, мәдрәсәгә киләчәктә дә динебезне таратуда, шәкертләргә төпле белем бирүдә, зур уңышларга ирешүгә теләктәшлек белдерделәр. Тантана шәкертләр тарафыннан әзерләнгән мул табын артында укыган вакыттагы хәтирәләрне искә төшереп дәвам итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана