Буада балаларны шатландырдылар

30 май 2022 ел 17:11
Буада балаларны шатландырдылар

Үткән елның ноябрь аенда Буа районының “Госман” мәчетендә Илсур хәзрәт Нуруллин егерме бишләп бала җыеп, әдәп-әхлак, гәрәп хәрефләрен тану һәм язу, пәйгамбәрләр тарихы дәресләрен бирде. Сабыйлар Илсур хәзрәткә бик теләп йөрделәр. 29нчы май көнне “Әбү Хәнифә” мәчетендә шушы нәни шәкертләр өчен бәйрәм  әзерләнде. Остазлары Илсур хәзрәт мәҗлесне ачып җибәрде. Сорау-җавап формасында балаларның белемнәрен тикшерде. Үткәннәрне кабатлатып, ныгытты. Мөхтәсиб Илмир хәзрәт, имамнарыбыз – Фәһим һәм Рөстәм хәзрәт тә нәни шәкертләргә үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Чара шәкертләргә әзерләнгән мул табын белән тәмамланды. Балаларыбыз тәрбияле булып үссеннәр, үзләребезне шатландыручылар булсыннар!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана