Буа районы Өч мунча авылында яңа манара калыкты

03 июнь 2022 ел 17:13
Буа районы Өч мунча авылында яңа манара калыкты

2нче июнь көнне Буа районы Өч мунча авылы мәчетенең иске манарасын яңага алыштыру уңаеннан, тарихи тантана булып узды.

Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Җәгъфәр хәзрәт, төп иганәче, эшмәкәр Әхмәтшин Раил Расих улы һәм Буа районы имамнары катнашты.

Илмир хәзрәт тантанага килүчеләргә, авыл халкына вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерде, шушы вакыйга белән тәбрикләде.  Җәгъфәр хәзрәт төп иганәчегә – Раил Расих улына, авыл халкына, манараны эшләүче Фоат әфәнде Сөләймановка, аның янында хезмәт итүчеләргә мәхәллә һәм үз исеменнән олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Фәһим хәзрәт: “Чыннан да, бүген бөтен мөмкинчелекләр бар,   бүгенге көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк”, – дип, авыл халкын дин исламга, мәчет юлына чыкырды.

Госман мәчете имамы Илсур хәзрәт Нуруллин мәчетләрне торгызып, көч биреп эшләп тору турында әйтте.

Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин Өчмунчалыларны тәбрикләп, көчебездән килггән хәтле гамәлләр кылуны ассызыклап үтте.

Раил Расих улы үзенең чыгышында Өч мунчада мәчет салган мизгелләрне искә алды, мәчетләрне карап торуда Раббыбыз көчләр биреп торсын диеп Аңа мактаулар әйтте.

Фоат әфәнде Сөләйманов үзенең чыгышында төп иганәчегә эшендә зур уңышлар теләде, авыл халкына бердәм булганы өчен зур рәхмәтләрен ирештерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана