Мамадышта балалар өчен җәйге курслар үтә

03 июнь 2022 ел 17:54
Мамадышта балалар өчен җәйге курслар үтә

1нче июньнән Мамадыш мәдрәсәсе каршында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курсларының беренче төркеме башланды. Мәдрәсә мөгаллимнәре 10 көнлек программа барышында гакыйдә нигезләре, кайбер пәйгамбәрләр тормышыннан вакыйгалар, Аллаһның Китабы, ислам әдәбе белән таныштырачак, сүрәләр, догалар, зикерләр өйрәтәчәк. Балаларны ачык һавада күңелле уеннар, спорт чаралары, мастер-класслар, викториналар, конкурслар, квестлар, экскурсияләр көтә. Җәйге курсларның төп максатларының берсе булып – балаларның иҗади сәләтләрен арттыру тора.

Курсларны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Мамадыш мәдрәсәсе җитәкчелеге Казанның ислам кабул ителүгә 1000-еллык мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга белдерә. Әлеге мәдрәсәнең шәкертләре Ислам Шәфиков һәм Инсаф Гәрәев курсларда тәрбияче хезмәтен кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана