Кукмара мәдрәсәсе каршында балалар өчен җәйге укулар оештырылды

29 июнь 2022 ел 17:44
Кукмара мәдрәсәсе каршында  балалар өчен җәйге укулар оештырылды

Июнь аеның ахыргы көннәрендә Кукмара мәдрәсәсе бинасы  балалар тавышыннан гөрләп торды: биредә  мәктәп яшендәге 9-16 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен көндезге 11 көнлек укулар булып узды.  Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини - әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган курсларда йөздән артык бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде: балалар тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен өйрәнде, кыска сүрәләрне һәм көндәлектә кирәкле догаларны ятлады, гарәп әлифбасын үзләштерде, мөселманнарга хас әдәп кагыйдәләре белән танышты. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар да оештырылган иде.

Җәйге укуларны тәмамлау чарасына, балалардан тыш, әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан ял паркында әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем, тамашачылар, алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде.

Барлык төркемнәр чыгыш ясаганнан соң, чара матур табигать кочагында төрле уен һәм ярышлар рәвешендә дәвам итте. Балалар капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, өч кешелек чаңгыда узышу, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка уен-конкурсларда бик актив һәм теләп катнашты.

Курслар дәвамында белем алуда тырышлык күрсәткән балаларга 1, 3, 5 яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән матур жетоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, ягъни призлы 1 нче, 2 нче һәм өченче урынга лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар “Иң яхшы Коръән укучы”, “Иң әдәпле шәкерт”, “Иң тырыш шәкерт”, “Иң яхшы спортчы”, “Дәресләргә иң беренче булып килеп җитүче” номинацияләре буенча да билгеләп үтелде. Соңыннан һәр балага тәм-том һәм канцелярия әсбаплары тутырылган пакетлар өләшенде.

Саубуллашканда, әти-әниләр мөгаллимнәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде, мондый укулар киләчәктә дә оештырылсын иде дигән теләкләрен белдерде.

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана