Кукмара мөхтәсибәтендә "Әниләр һәм бәбиләр" җәйләве эшли башлый

22 июль 2022 ел 10:17
Кукмара мөхтәсибәтендә "Әниләр һәм бәбиләр" җәйләве эшли башлый

Кукмара районы Өркеш авылында 27 июльдән һәр елдагыча "Әниләр һәм бәбиләр" җәйләве эшли башлый. Җиденче августка кадәр дәвам итәчәк җәйләүгә әниләрне 5 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар белән чакыралар. Җәйләүне Җәләлиевлар гаиләсе Кукмара мөхтәсибәте, Казан шәһәрендәге Гадел мәчете, Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре ярдәме белән оештыра.

Программада - Ислам дине нигезләре, зикердә катнашу, бер сүрә ятлау, әдәп-әхлак темасына, Ислам тарихы буенча берәр чыгыш ясау, бер газет чыгару. Иртән буыннарга йога һәм цигун буенча күнегүләр ясау, беренче ярдәм күрсәтү өчен Су-дҗок системасыннан 1-2 адымны истә калдыру каралган. Мастер класс, квест, спорт ярышлары, татарча берәр язучының әсәрен сәхнәләштерү, походка бару, су юлларын чистарту көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана