Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен Коръән ятлау һәм ял итү курслары тәмамланды

28 июль 2022 ел 17:49
Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен Коръән ятлау һәм ял итү курслары тәмамланды

13нче июльдән 27нче июльгә кадәр Буа мәдрәсәсендә оештырылган кыз балалар өчен Коръән ятлау һәм ял ятү чарасын тәмамлау тантанасы булып узды. Чарада Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе директоры Илмир хәзрәт Хисамов, Буа мәдрәсәсенең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, балаларның ата-аналары катнашты.

Мәдрәсәдә 30га якын кыз бала 15 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырды. Алар Буа, Казан, Ульян өлкәсе, Әлмәт, Мәскәү, Баулы, Биектау һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Шәкертләр 15 көн дәвамында Коръәни-Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр атнага бер тапкыр боз сараенда тимераякта шудылар, бассейнга да бардылар. Һәр көнне балаларны дүрт мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итеп тордылар. Атна ахырында уку-укыту буенча директор урынбасары Радия Хәсәнова шәкертләргә мәдрәсә тарафыннан әзерләнгән бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырды.

Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хисамов үзенең исеменнән аеруча Радия, Факия, Зөлфия ханымнарга, курсларда хезмәт итүче туташларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана