Буа мәдрәсәсе шәкертләре – башкалада

20 декабрь 2022 ел 16:35
Буа мәдрәсәсе шәкертләре – башкалада

19нчы декабрьдә Буа мәдрәсәсе шәкертләре Казан шәһәренә экскурсиягә барды. Беренче тукталыш – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе булды. Зөлфәт хәзрәт Габдуллин аларны каршы алды, мәдрәсә буйлап йөртеп таныштырды. Күмәк фотога төшелде. Сәфәрне дәвам итеп, шәкертләр Мәрҗани мәчетенә юл тотты. Анда мәчет имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов көтеп торды. Ул Мәрҗани мәчетенең тарихын сөйләп үтте, мәчеттә урнашкан музейны күрсәтте. Аннан сәфәрчеләр Россия ислам институтына юнәлде. Тәрбия эшләре буенча ректор урынбасары Ибраһим хәзрәт Сабиров аларны институт тормышы, анда укыган шәкертләр, китапхәнә, уку аудиторияләре, хәтта берничә факультетның деканнары белән таныштырды. Буалылар РИИда төшке аш белән сыйланды. Сәфәр Казан Кремле, “Кол Шәриф” мәчетендә дәвам итте. Соңгы тукталыш “Ярдәм” мәчетендә булды. Рафис хәзрәт Сәйфуллин “Ярдәм” фонды, анда булган проектлар турында сөйләде, шәкертләрнең сорауларына җавап бирде. Кичке аш белән туклану оештырылды.

Буа мәдрәсәсе шәкертләренә бу күркәм сәфәрне оештыручы мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәновка, тәрбиячеләре – Фәнис Мөнир улына, иганәче Фәнил Фатих улына, автобус бирүче, Буа сатира театры мөдире Раил Илдар улына, эшмәкәр, автобус йөртүче Илдар Сәгыйть улына, экскурсиядә күрсәтеп, сөйләп йөргән мөгаллимнәргә, хәзрәтләргә Буа мәдрәсәсе шәкертләре исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана