Әлмәт мөхтәсибәтендә вәгазь кичәсе үтте

10 гыйнвар 2023 ел 09:11
Әлмәт мөхтәсибәтендә вәгазь кичәсе үтте

Әлмәт мөхтәсибәте “Нефтьче” мәдәният сараенда зурлап “Дин ул – нәсыйхәт” дип исемләнгән вәгазь кичәсе үткәрде. Әлеге чарага Әлмәт шәһәреннән һәм якын-тирә авыллардан 450гә якын кеше җыелды. Очрашу Коръән аятьләре уку һәм Әлмәт шәһәренең “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Аннары җыелган халык алдында Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин ике сәгать дәвамында вәгазь укыды, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Лекция барышында хәзрәт ислам диненең кыйммәтләре, чисталык-пакьлек, мөселман кешесенең җәмгыятьтә үз-үзен тотышы, гаилә, әхлакый кыйммәтләр, әйләнә-тирәдәгеләр белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру кебек сорауларны күтәрде. Очрашуда дин кардәшләребез хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана