Чистайда укучы кызлар арасында “Ак калфак” бәйгесе узды

14 февраль 2023 ел 10:24
Чистайда укучы кызлар арасында “Ак калфак” бәйгесе узды

9нчы февраль көнне Чистайда Ислам үзәгендә укучы кызлар арасында VI Бөтенроссия “Ак калфак” бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Кызлар төрле биремнәр үтәделәр, шулар арасында визитка, портфолио күрсәтү, яраткан һөнәрләре турында сөйләп мастер-класс күрсәтү, гаилә шәҗәрәсе белән таныштыру, татар халкының милли йолалары белү.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Гран-при – Әхмәтҗанова Илинә, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты;

1️нче урын – Шәрәфетдинова Камилә (2нче гимназия); 

2нче урын – Хөснуллина Самирә (1нче гимназия), Мәссарова Айзилә (Тимирясов исемендәге КИУ филиалы), Вәлиева Аделина (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы);

3️нче урын – Камәлетдинова Фатыйма (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы), Кашапова Роза (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы).

Сезгә татарлыкны саклап калуда күрсәткән тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе бәйгеләрдә зур уңышлар телибез!

Хөрмәтле җюри әгъзалары булып татар хатын-кызлары оешмасының “Ак калфак” Чистай шәһәрендә урнашкан бүлегенең рәисе Рушания ханым Закирова, Чистай районы мәгариф идарәсе методисты Рамилә ханым Сираҗетдинова һәм “Ак калфак” оешмасының вәкиле Вәлиева Гүзәл ханым билгеләнде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана