Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде

27 март 2023 ел 13:23
Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән  һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде

Март аеның ахыргы шимбә көнендә Кукмара шәһәрендә инде күркәм гадәткә әверелгән ике дини бәйге үткәрелде. Инде 25 елдан артык үткәрелеп килүче Коръән укучылар бәйгесе башка төбәкләрдә оештырыла торган шундый ярышлардан гомум халык катнашуы белән аерылып торадыр, чөнки әлеге бәйгедә бернинди яшь  чикләүләре булмаган рәвештә һәркем катнаша ала. Менә быел да Аллаһ Китабына багышланган чарада олысы да, кечесе дә катнашып, чара чын бәйрәм төсендә үтте. Иң куандырганы – бәйгедә яшьләр күп иде. Ә инде иң яшь һәм өлкән  катнашучылар буларак Кукмарадан 2 яшьлек Ганиева Нәфисә һәм Вахит авылыннан 72 яшьлек Гыйльфанов Минневакыйф билгеләп үтелделәр.

Яшь буенча катнашучылар шундый төркемнәргә бүленде: 7 яшькә кадәрге сабыйлар; 8 – 11 яшьлек балалар; 12 – 17 яшьлек яшүсмерләр; 18 яшьтән башлап олылыр. Ир-егетләр һәм  хатын-кызлар аерым ярышып, түбәндәге номинацияләр буенча осталыкларын күрсәтте: 5, 10 һәм 20 сүрәне яттан белү; “Йәсин” һәм “Мүлк” (“Тәбәрак”) сүрәләрен яттан белү.

Быелгы конкурста барлыгы 245 кеше катнашты: 112 ир-егет (89 малай һәм 23 ир-ат) һәм 133 хатын-кыз (101 кыз бала һәм 32 хатын-кыз). Төрле номинацияләр буенча барлыгы 90 призлы урын билгеләнде, призлы урын алган һәр катнашучыга яхшы бүләк тапшырылды, ә һәрбер катнашучы балага канцеләрия әйберләреннән торган җыелма, олыларга исә бер кап чәй белән китап тапшырылды.  Моннан тыш балаларга “Ифтарга күчтәнәч” дигән язу ябыштырылган тәм-томнар пакеты да бирелгән иде.

Балалар өчен генә оештырылган Намаз укучылар бәйгесе районда инде дүртенче ел үткәрелә. Анда катнашкан балаларны берничә төркемгә бүлделәр: беренче төркемдә 1 - 2  сыйныф укучылары намаз уку буенча осталыкларын күрсәтсә, икенче һәм өченче төкемнәрдә 3 - 4 һәм 5 - 6 сыйныф укучылары үзара ярышты. Намаз укып күрсәтүдән тыш, балалар үз яшенә туры килә торган дини сорауларга да җавап бирделәр. Конкурста барлыгы 68 бала – 36 малай һәм 32 кыз катнашты. Аларның барысына да күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды.

Барлык катнашучыларга, остазларга һәм бәйгеләрне үткәрергә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткереп, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мондый чаралар мөселманнарны берләштерүен, белемнәребезне арттыруын һәм иң мөһиме – Аллаһ Раббыбызга якынаерга ярдәм итүен билгеләп үтеп, мондый чаралар алга таба да оештырылыр дип ышаныч белдерде.

Зилия Курамшина, Россия ислам

институтының 4 курс студенты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана