Югары Ослан мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерлек буенча имамнар җыелышы узды

16 июнь 2023 ел 10:05
Югары Ослан мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерлек буенча имамнар җыелышы узды

15 июнь көнне Югары Ослан Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Очрашуда район имамнары һәм Югары Осланның ветеринария хезмәтеннән чакырылган кунаклар катнаштылар. Югары Ослан районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Марат Зиатдинов Корбан гаете көннәрендә корбанга терлекләрне билгеләү, сатып алу тәртипләрен, инфекцион чаралар турында да азсызыклап аңлатты.  Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мөхтәсибәтнең соңгы алты айда башкарылган эшчәнлеге һәм алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте. Ул шулай ук имамнарга 24 июльдән 6 августка чаклы булачак җәйге балалар җыенының эшләре, укыту планнары белән таныштырды, бу җыенның Югары Осланда балалар сабантуе белән тәмамлануын, булачак Корбан бәйрәменә кагылышлы мәсәләләр, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Корьән аятләрен укып дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана