Чүпрәле мөхтәсибәтендә балалар өчен җәйге тәрбия үзәге эшли башлады

03 июль 2023 ел 11:56
Чүпрәле мөхтәсибәтендә балалар өчен җәйге тәрбия үзәге эшли башлады

1 нче июльдән Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында балалар өчен “Мәрҗән” дини тәрбия үзәге эшли башлады. 2018 елдан оештырылып килгән үзәкнең бурычы - ана телен сөйгән, гореф-гадәтләрне, динебезне хөрмәтләгән балалар тәрбияләү. Биредә быел төрле яшьтәге 40 лап бала ял итә. Ял 10 көн дәвам итә.

Укулар көннең беренче яртысында, өйлә намазына кадәр 3 дәрес дәвамында алып барыла. “Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә уен рәвешендә пәйгамбәрләр тарихы, ашау-эчү әдәпләре, шулай ук дин нигезләре, гарәп хәрефләре, сүрәләр, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләре өйрәтелә. Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында сөйли. Дәресләрдән соң, көннең икенче яртысында, балалар уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша, экскурсияләргә йөри.

Биредә ял итүче балаларның канәгать булулары күзләреннән күренә. Алар арасында үзәккә беренче тапкыр килүчеләр, башланганнан бирле йөрүчеләр дә бар. Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белдергәнчә, балаларны өч мәртәбә ашату оештырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана