Яңа Шәйморза авылында тарихи вакыйга

01 август 2023 ел 20:02
Яңа Шәйморза авылында тарихи вакыйга

29нчы июльдә Яңа Шәйморзада авылдашлар җыелды. Бу көнне мәчетнең  30 еллык  юбилее  һәм ислам дине үзәге ачылу  тантанасы  булып узды. Бәйрәмне Рөстәм әфәнде Әхмәдуллин алып барды.

Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, шушы авылда  туып үскән Марс Шәрип улы, якын-тирә авыл имамнары, туган туфракны сагынып кайткан авылдашлар җыелды. Беренче эш итеп, иске мәдәният йортын төзекләндергәннән соң, аны Ислам дине үзәге итеп ачу – кызыл тасма кисү булды. Соңра ошбу бинада тантананың төп өлеше үтте.

Илмир хәзрәт үз чыгышында авыл халкына, аның хәзрәтенә уңышлар теләде. Ислам дине үзәгендә нигезләре сакланмаган авылдашларга нәсел бәйрәмнәрен үткәрергә була дигән фикерне яңгыратты.

Фәһим хәзрәт мәчет салган вакыттагы хәтирәләре белән уртаклашты. Алиев Марс Шәрип улы авыл советы башлыгы  Хәсәнов Салават Рифкать улына, авыл халкына рәхмәтләрен җиткерде, хәтирәләре белән уртаклашты. Рифкать хәзрәт Таҗетдинов мәчеткә һәрдаим ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Чара мөнәҗәтләр әйтеп дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана