Түбән Наратбаш мәчете юбилее узды

22 август 2023 ел 11:10
Түбән Наратбаш мәчете юбилее узды

19нчы август көнне Буа районы Түбән Наратбаш авылы мәчетенә 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Әлеге вакыйгада Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җамалетдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Түбән Наратбаш авылы мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Баһаветдинов, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.

Рөстәм хәзрәт авыл мәчетенең кыскача тарихын сөйләп үтте, мәчеткә даими рәвештә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Инсаф хәзрәт үзенең чыгышында Буа мөселманнарының тырыш, дини булуын азсызыклап үтте. Илмир хәзрәт Наратбаш халкын тәбрикләп бердәм булырга чакырды, Рөстәм хәзрәткә һәм янып-көеп йөрүче Гөлгенә абыстай Сәлаховага мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана